КОМБИНА’ЦИЯ и. лат. 1) Күбесенчә бер төрдән булган нәрсәләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы, берләшүе, кушылуы. Татар телендә авазлар төрле комбинацияләрдә килеп, төрле-төрле төзелмәләр барлыкка китерә алалар. Татар грамматикасы. Цифрлардан комбинация оештыру. Төсләр комбинациясе

2) спорт Җиңүгә, өстенлеккә ирешү өчен кулланылган уен, хәрәкәт алымнары системасы. Шахмат уенындагы комбинацияләр

3) Хатын-кыз эчке күлмәгенең бер төре. Алды челтәрләп эшләнгән ефәк комбинация

4) Бер-берсенә туры китереп яраштырылган өлешләрдән торган предметларның тулы комплекты (мәс., кием, мебель һ.б.)

5) икът. Бер төрдәге предприятиеләрне берләштерү юлы белән җитештерүне концентрацияләү (бергә туплау) процессы

6) күч. Билгеле бер максатка ирешү өчен юнәлтелгән төрле мәкер-хәйлә һәм гадәти булмаган гамәлләр системасы, катлаулы план, махинация. Артистларның хәлен бик яхшы аңлаган Тимершаһ Соловьёв --- бер комбинация уйлап чыгара: «Әгәр дә эстрадага чыгып җырласагыз, сезгә обед белән ужин бесплатно», – ди. Октябрьгә кадәрге татар театры. Сүз уңаеннан, соңгы атамада безнең героебызның исеме һәм фамилиясеннән кыскартылган комбинация җиңел шәйләнә. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә