КОМБИНАТ и. лат. 1) Бер-берсенә дәвамлы технологик процессларны бергәләп башкару өчен төзелгән эшханәләр берләшмәсе. Сегежа – кечкенә генә эшче шәһәрчек, сугышка кадәр анда кәгазь комбинаты эшләгән. Г.Әпсәләмов. Без табигатьтән рәхимлекләр көтмәдек. Җирне харап итә торган әллә никадәр комбинатлар төзедек – урманнарны таладык, җир асты байлыкларын әрәм-шәрәм иттек. Ә.Рәшитов. Габдырхай ит комбинаты холодильнигында гап-гади грузчик булып эшли. Н.Дәүли

2) Урындагы вак промышленность һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү эшханәләрен берләштергән оешма. Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комбинаты

3) пед. Төрле баскычтагы уку йортларының практик эшкә өйрәтү базасы. Укыту-производство комбинаты. Производствога өйрәтү комбинаты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә