КОМАЧАУЛЫК и. Комачаулап торган нәрсә; комачау. Күләгәдә озын булып үскән үләннәр, урын-урын аякка уралып, [атларга] бераз комачаулык ясыйлар. Ш.Камал. Типик булмаса да, музыкаль тәрбия эшенә комачаулык китерә торган кире фикерләрнең халкыбыз арасында әледән-әле ишетелүендә без, музыкантлар, үзебез дә гаепле бит. Җ.Фәйзи. Без бабайның эшенә бервакытта да комачаулык китерми идек. Г.Гали |