КОМАЧАУЛА’У ф. 1) Комачау, кыенлык тудыру; тоткарлык ясау. Уйнаклап искән җил көймәгә алга барырга комачаулый. Г.Гобәй. [Гөлшәһидә:] – Укуымны дәвам иттерергә ниятем бар иде дә, булмас ахырысы. – Моңа нәрсә комачаулый соң? Г.Әпсәләмов. Гамбәр аңа нидер әйтергә теләгән кебек тоелды. Әмма һәр тапкырында ни дә булса комачаулады. Г.Шәрипов 2) Борчу, тынычсызлау. Үзем дулкынланам, миңа да чыгарга кирәк, әмма нәрсәдер комачаулый. М.Мәһдиев Комачаулап алу Берара, бераз вакыт эчендә комачаулау Комачаулап килү Электән, күптәннән бирле комачаулау Комачаулап тору Гел, һәрвакыт комачаулау. Алдыбызда комачаулап торган келәт янып ишелде. А.Расих Комачаулый төшү Беркадәр, бераз комачаулау |