КОМАЧА’У и. 1) Нинди дә булса максатны, эшне, хәрәкәтне әкренәйтә, тоткарлый торган сәбәп; тоткарлык, киртә. – Берәр комачау булгандыр, төшкәчә көтик әле, – дип уйлады [карт]. Г.Ибраһимов. [Ишми:] Соң бит хатынның бер комачавы да юк ла аның: кирәк икән, хезмәтче итеп калдырасың. Г.Шәрипова. --- бу зур академикның [Радлов], үзе Казанда яшәп тә, керәшеннән башка татар халкының дөньяда булуын күрмәмешкә салынуы татар тел-фольклор гыйлеменең үсүенә зур комачау булып төшә. Н.Исәнбәт

2) Тиешле булганча эшләүне боза торган нәрсә, уңайсызлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә