КОМАЧ и. гар. 1. 1) Куе кызыл төсле киҗе-мамык тукыма. Тиз генә абзарга кердем дә, кырыкмышымны йөгәнләп алып, муенына кызыл комачка бәйләнгән кечкенә кыңгырау тактым. М.Гали. Йомышлы татарлар арасында сәүдәгәрләр күбәйгән, авылларда комач эшләү фабрикалары төзелгән. С.Алишев. Ике таяк сапка киерелгән комачны малайлар бик нык тотканнар. Ул комачка: «Беренче баскычлы Солы авылы башлангыч мәктәбе» дип сырлап-сырлап язып куелган. В.Астафьев

2) Тукымалар, мануфактура; кызыл мал. Лавкалар ачып, комачлар сата алмыйлар хәзер [байлар]. С.Рафиков. Фәхретдин бабам сәүдәгәр булган, финнарда да йорттан-йортка кереп, комач, тукыма сатып йөргән. Сөембикә

2. с. мәгъ. 1) Шундый тукымадан тегелгән (киселгән). Башындагы комач яулыгы, җил белән күпереп, ак канатлы күбәләк төсле фырылдап килә. К.Нәҗми

2) Куе кызыл, җете кызыл. Байрак йөртүче «Кызыл бөркетләр» дип язылган комач байракны күтәреп, егетләр алдына килеп басты. И.Туктар. Сандык төбеннән өр-яңа комач җәймә чыгарылып, өстәл өсләренә ябылды. Г.Минский

Комач кебек кызару Нык оялу, оялудан бик каты кызару. Рәүфә, комач төсле кызарып, китәргә дә, китмәскә дә белми басып тора иде. А.Шамов. Гөлбану, хур булдым, адәм мәсхәрәсенә калдым бугай дип, комач кебек кызарды. Г.Ибраһимов. Шунда Гөлшәһидә аңа таба борылды. Таныгач, комач кебек кызарды. Г.Әпсәләмов. Комач кебек (кып-)кызыл к. комач япкандай кызыл.Барсак, ни күзебез белән күрик: кып-кызыл комач кебек, бөтен җирне каплап алган җир җиләге. М.Гали. Комач япкандай кызыл Җете кызыл, тоташ кызыл. Июнь-июль айларында җир исә каен җиләге, җир җиләге белән комач япкандай кызыл булып капланып алына. З.Бәшири



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә