КОМАРЛЫ с. 1) Отышлы, акчалы. Исерткеч эчемлекләр эчкән, комарлы уеннар уйнаган һәм алдалау белән шөгыльләнгән өчен, сугышчыларны иң авыр җәзага тартканнар. Урта гасырлар тарихы. Ирем үзе ниндидер комарлы уеннар белән мавыгып китте. Мәдәни җомга

2) Бик дәртле, бик мавыгучан, бик һәвәс, азартлы. Марс Шабаев белән Мирсәет безнең арада иң комарлы балыкчылар да иде. Л.Хәмидуллин. Беренчедән, ул – инде бүген-иртәгә закон сагына басасы яшь юрист, икенчедән, башкалардагы кызыксынучанлык дигән комарлы хис анда да бар. К.Кәрим. Эстрада кануннарын бөтен нечкәлекләре белән тоя торган комарлы юморист иде Фаил Шәфигуллин. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә