КОМАР и. гар. 1. 1) Отышлы уен, акчалы уен. Андый атны комарга салалармыни, дивана! Р.Батулла

2) Азарт, тыелгысыз һәвәслек, нык мавыгучанлык. Иң ярсыган чакта гына килә торган дүрт-биш катлап сүгенү комары старшина Хомичукны ярсытты. М.Кәрим

3) Кызыксыну уяту, мавыктыручанлык. Бу мәзәкнең комары юк

2. с. мәгъ. Нинди дә булса эшкә, һөнәргә теләге, дәрте бик тә көчле булган. И комар мин яшәү кызыгына. Н.Арсланов

3. хәб. функ. Һәвәс, омтылучан, хирыс. Ул балык тотарга бик комар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә