КОМАНДИР и. лат. Хәрби частьнең, судноның башлыгы; хәрби команда өчен җаваплы кеше. – Хәрби ячейкалар башында торырлык командирлар җитешми, – диде ул. Ш.Рәкыйпов. Кичә кич белән ул, Нуруллинны озаткач, полк командирын һәм полк комиссарын күргән. А.Шамов. Арттан командир: «Сугышка хәзерләнергә!» – дип команда бирде. А.Расих

2) сөйл. Нинди дә булса оешманың җитәкчесе, башлыгы

3) сөйл. Нинди дә булса эшне башлап йөрүче, шул эшне оештыручы кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә