КОМА’НДА I и. лат. 1) Уставта кабул ителгән формада телдән бирелә торган кыска боерык; әмер. Командир, команда бирер өчен, өзәңгеләренә басып күтәрелә төште. Ләкин ул командасын биреп өлгермәде. А.Шамов. Ротаның старшинасы Долбышев --- аска карап кына команда бирә, өзлексез йөгертә. Г.Ахунов. Шунда Юматов абый да көзге җилдәй ачы тавышы белән: – Дүртәрләп тезелергә! Тезелү тәртибен беләсез! – дип команда бирде. Х.Сарьян

2) Катгый әмер, боерык, күрсәтмә. Аеруча басым белән, бар көченә кычкырып әйткәндә, Левитан тавышы бөтен илгә бирелгән илаһи бер команданы, хәтта йөзләгән туптан атыла торган салют бирүне хәтерләтә. Н.Фәттах. Ул да түгел, дәү әни я авылга йөгереп кайта, я күрше кишәрлеккә кереп команда бирергә дә өлгерә икән. В.Астафьев. --- Әнә шул тоткалардан тотып, бердәм команда белән «бабка»ны күтәреп, субайның башына сугалар. Командалар, ни хикмәттер, рус телендә бирелә. Мирас

3) Зур булмаган хәрби часть, отряд, рәсми дисциплина белән яши торган хәрби төркем. Паровоз мөгрәп кенә бер кычкыртып алгач, команданы ерак юлга, көнчыгыш юнәлешенә таба алып китте. Г.Ахунов. --- Утыз-кырык кешелек команданың иярле атларга тарттырып бер тупны алып барганнары күренде. Ш.Усманов. Җәмәгать кырларын булдыру күп вакыт авылларга хәрби командалар җибәрү белән тормышка ашырылган. С.Алишев

4) Нинди дә булса эшне, шөгыльне башкаручылар төркеме. Пароходның командасы берничә минут эчендә баржаны ян буксирга алды. Ш.Усманов. Башка командалар килеп җиткәнче, Тимерханнарны хәрби комиссариат белән янәшә район клубына кертеп тутырдылар. Г.Ахунов. Программа белән студентларны куабыз, институт командасын Горький шәһәрендә үтәчәк ярышка әзерлибез. Х.Сарьян

5) Бергә уйнаган спорт коллективы. Быел кыш ун яшьлек малайлар составындагы хоккей командасы, Финляниягә барып, беренче урынны алып кайтты. Р.Миңнуллин. Алай гына да түгел әле, Резидә ханым авыл яшьләре арасында волейбол командасы туплап, аларны өйрәтеп, районга ярышка алып бара һәм һәрвакыт беренчелекне алып кайта. З.Хәлиуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә