КОМАЛАК и. 1)диал. к. колмак 2) Куй тәкәсенең кипкән тизәге (күрәзәлек итүдә рәмел ташы урынына кулланылган). Бу заманнарда бездә куй тәкәләре булмаганга, комалак урынына 41 ногыт борчагы яисә 41 вак таш кисәкләрен файдаланганнар. М.Әхмәтҗанов. Комалак белән багуда катгый таләпләр калыплашкан. Мәсәлән, комалак салучы исерткеч эчемлекләр белән эш итүче булмаска тиеш. Татар халкының борынгы ырым-арбаулары һәм төрле фалнамәләре ◊ Комалак ачу к. комалак салу. Комалак салу Комалак (2 мәгъ.) белән күрәзәлек итү. Комалак салу турындагы борынгы беренче хәбәр-мәгълүмат XI гасырдан килгән. М.Кашгари сүзлегенә кереп калган «йат» сүзенә ясалган искәрмәдә ул ташлар белән күрәзәлек итү дип аңлатылган. М.Әхмәтҗанов |