КОМАК и. зоол. 1) Азия һәм Африка ярымчүлләрендә, чүлләрдә яши торган, зурлыгы белән күселәрне хәтерләткән хайван; русчасы: песчанка. Урта Азия республикаларында комакларның 8 төрен очратып була. Зоология 2) диал. к. күсе. Песи дә: – Гомерем буе хуҗага хезмәт иттем, өйдәге комакларны бетердем, алай да очраган бер җирдә тибә, мине кыйный, рәтләп ашатмый, шуның өчен мин үземә аерым тормыш башларга уйлыйм, – дигән. Әкият. Сайгак астыннан чыгып, шаулап йөрергә башлады Барча тычканнар, комаклар, ас вә әрлән, ләтчәләр. Ш.Бабич. Ашый-эчә, һәркем киенә, киләдер һәм кунагы, Туя сала-каласы димсең, тегермән комагы. Татар шигърияте: XX гасыр башы |