КОМАГАЙ с. монг. 1. 1) Комсыз, ашап туймый торган, ашамсак. Ашау-эчүгә комагай кеше

2) Туймас, канәгатьләнүне белми торган, ачкүз. Аңгы иле алагай, Борнак иле комагай. Әйтем. Хәмдүневләр нәселләре белән әллә нинди комагай булып чыктылар. М.Мәһдиев

2. и. мәгъ. Комсыз кеше. Комагайның борыны кырык көн алдан кычыта. Мәкаль. Комагайның корсагы тулмас. Әйтем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә