КО’М БУРАНЫ и. Җил белән күтәрелеп, бөтерелеп йөргән ком өермәсе. Бичара яшь агачны кояш яндыра, я бозлы яңгыр кәефен ала, я ком бураны килеп, җиргә чаклы бөгеп иелдереп китә. Г.Тукай. Олы юлдан атлар чаба, ком буранын туздырып. Г.Камал. Һаваларда ком бураны уйный, ком авызга, борынга, колакларга тула. И.Гази |