КОМ I и. 1. 1) Җир кабыгының өске өлешләрендә очрый торган каты минералларның вак кына бөртекләре. Табигый ком төрле минераллар кергән көпшәк бөртекләр катнашмасыннан тора. Төзү материаллары. Әбүзәр абзый ком өстеннән бара. Ком man-такыр, әйтерсең асфальт. Г.Әпсәләмов. Тирә-якта кайнар сулыш өреп торган ком чүле. Урамда да аяк йөзеннән ком ярып йөриләр. Х.Сарьян 2) Шул масса кебек итеп вакланган ясалма әйберләр. Әни кара ипине шакмаклап кисте дә аның өстенә мул гына шикәр комы сипте. Г.Бәширов 3) Кайбер ботаник һәм зоологик тезмә атамаларның беренче кисәге. Ком солысы. Ком еланы 2. с. мәгъ. к. комлы. Гаяз Имай тыкрыгына борылды. Моннан ул басу юлы белән ком юлга менәчәк, ком юлдан заготзернога төшәчәк. Х.Сарьян ◊ Комга корылган Тормышка ашыргысыз, төпле нигезе булмаган. Әнисе дә, туганнары да алар мәхәббәтен нигезе комга корылган өметсез нәрсә дип санадылар. Ш.Рәкыйпов. Хәзер, апасы белән җизнәсе аерылышкач, Илһамия апасының фәлсәфәсе дә, бәхете дә комга корылган булганлыгын ачык күрә иде. Г.Әпсәләмов. Ком гарәбе 1) Чүл гарәбе, бәдәви. Берәүләр, аны хаҗдан кайтып килгәндә, теге ком гарәпләре акчасы өчен үтергәннәр, диләр икән. Г.Ибраһимов; 2) Карасу йөзле, карасу тәнле, каратут кеше турында. Авыл малайлары җәй буе инеш ярындагы комлыкта ятып, ком гарәбенә әйләнеп беткәннәр инде. Татарстан яшьләре. Комга сипкән су кебек 1) Берәр нәрсәнең бәрәкәтсез юкка чыгуы, бетүе. Байбәтчәгә ата байлыгы комга сипкән су кебек. Бер ел эчендә типтереп бетерде. Ф.Сәйфи-Казанлы; 2) Бик тиз югалу, юкка чыгу турында. Теге зур вакыйгалар булган көннәрдә төрле гаепләр аркасында арестовать ителгән солдатлар да комга сипкән су кебек югалдылар. М.Гафури. Комга терәлү Эш бик нык авырлашу, авыр хәлдә калу. Комга төшкән тамчы сымак к. комга сипкән су кебек.Комга утыру к. комга терәлү. Комга утырту Авыр хәлдә калдыру. Бер карт солдат аны шунда ук комга утыртты. К.Нәҗми. Комга язган 1) Үтәлми торган, коры, ялган вәгъдә; 2) Онытылачак, җуелачак, озакка бармаган. Яшьлектә укыганың – ташка язган, картайгач укыганың – комга язган. Мәкаль. Комнан аркан (бау) ишү (үрү) Мәгънәсез, файдасыз эш белән шөгыльләнү яки эшсез тик йөрү. Кызганычка каршы, кеше исәнлеге, аны саклау турында авыз суларын корытып сафсата сатарга яратсалар да, чынлыкта, хакимият дилбегәсен кулларында тоткан түрәләр, еш кына, комнан аркан үрүдән узмыйлар шул. Т.Галиуллин. Комнан ишелгән Мәгънәсез, файдасыз, тормышка ашмый торган. Ком тутырылган кебек Авыр, күтәреп булгысыз. Ком тутырылган кебек авырайган аяклары хәзер шундый җиңел атлый, әйтерсең Мансурның пар канаты бар. Г.Әпсәләмов. Комы коелу 1) Курку, шүрләү. Шулай дигән идем, комы коелды. Н.Исәнбәт; 2) Картаеп көче бетү, хәлсезләнү, бетәшү. Минем Мансур хәленә каласы килми. Мансур яшь әле, аның чәкәшергә көче бар, ә минем... комым коела инде. Г.Әпсәләмов. Хәерле булсын, бүгенге көн комы коелган карттан башланды. Идел. Ләкин чын ярату Байрашка хәләл җефете белән кырык ел бергә гомер иткәч кенә килде, комы коела башлагач, ягъни. Казан утлары |