КОЛЯ’СКА и. рус 1) Кечкенә балаларны саф һавада йөртү, йоклату өчен көйләнгән махсус арба, балалар арбасы

2) Инвалидлар өчен махсус кечкенә арба. Габделкадыйр инвалид коляскасына береккән өлкән туганын күтәреп-төшереп йөртә, төрле ихтыяҗ-йомышларын үти. Р.Әмирхан. Кайвакыт картлар йортыннан берәр гарип-горабаны алып, коляска тәгәрәтеп йөртсәм, берсе дә бәйләнмәс иде дип тә уйлап куям. Т.Галиуллин. Июнь уртасында авылга кайткан идем. --- Миңа коляска, язу машинкасы, магнитофон бүләк иттеләр. Ф.Яруллин

3) Мотоциклга бер ягыннан беркетелгән бер тәгәрмәчле ян тагылма, көймә. Бервакыт ул Казанга барганда шул машинаның коляскасына мине дә утыртты. Казан утлары

4) Өслеге ачыла һәм ябыла торган дүрт көпчәкле сиртмәле тарантас. Ачык капкада юл коляскасы күренгәндә, Параша --- әле һаман кечкенә болдырда басып тора иде. Җ.Тәрҗеман. Солтан талчыккан кыяфәттә колясканың сәхтиян артына авышты. С.Шәрипова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә