КОЛЫНЛЫ с. Колынлы булган; колыны белән йөргән. Колынлы биягә кое суы да җитмәс. Әйтем. Атларның ачыкканнары, бигрәк тә колынлы бияләр, учактан әллә ни ерак китмичә, якын-тирәдә генә утлыйлар. Х.Сарьян. Ләкин малайлар алдаганнар икән, аннан колынлы бия җиккән бер кырлайчы, арган атын кыйнап, чак атлатып килеп ята. Г.Ибраһимов |