КОЛЫН и. 1) Елкы малының бер яше тулмаган баласы. [Сафа бабай:] – Закир, бәхетең бар икән: башкортның бурлы биясе атаңны аякка бастырды, сиңа алмачуар колын бирде, бу колын, ике агасы кебек, асыл сөякләрдән, – дип сөйләнә-сөйләнә чыгып китте. Г.Ибраһимов. Болын буйларын яңгыратып, колыннар, кырыкмышлар кешнәп җибәрә. Г.Бәширов 2) колыным тарт. форм. Гадәттә балаларга иркәләп дәшү сүзе. Йөрәгемә чабып кердең Минем елгыр колыным. Җыр. Кайда син, колыным, күз нурым, бер эндәш, – үлеме, тереме? Н.Фәттах. Тансыгым, кай җирең авырта соң, кашкалы колыным, таем! А.Хәсәнов |