КОЛХОЗЧЫ и. 1) Колхоз әгъзасы, колхозда эшләүче кеше. Бер колхозчы игенчелек тарихында тиңе булмаган бодай үстергән. Г.Бәширов. Һәрхәлдә, ак киндер алъяпкыч ябып, киндер бияләй киеп, ат-арба белән йөргәне хәтердә [Миңлебайның]. Колхозчылардан бер колхозчы инде. М.Мәһдиев

2) тар. Колхозлашу тарафдары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә