КОЛХОЗЛАШУ II и. тар. Колхозлар барлыкка килү, колхозлар оешу күренеше. Янтимерләрнең күршесе, әле колхозлашуга тикле, ала биясен көн саен чыбыркы сабы белән тукмый иде. М.Кәрим. Әнә мәктәп янында зур бер йорт тора. Колхозлашуга хәтле бу йорт кулак Александрныкы булган. К.Латыйпов. Колхозлашу чорында да аңа таякның юан башы эләкте. Н.Дәүли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә