КОЛХОЗ и. рус 1) Авыл хуҗалыгы эшләрен бергәләшеп алып бару өчен башлыча XX гасырның 30 нчы елларында төзелгән күмәк хуҗалык. [Газетада] «Интернациональная» колхозының шушы ике көн эчендә ун колхоз аша сикереп, районда бишенче урынга менүе әйтелгән. Г.Бәширов. Колхоз тормышын читләтеп үтә алмый язучы. --- М.Мәһдиев колхозларның яхшы якларын да күрә һәм сурәтли алган. Т.Галиуллин. Колхоз басуында инде эш төгәлләнгән, игеннәр амбарга, бәрәңгеләр базга кергән. Казан утлары

2) Шундый хуҗалыкта эшләүче кешеләр коллективы, колхозчылар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә