КОЛОРИТЛЫ с. 1. 1) Буяулар, төсләр яисә тоннар үзенчәлеге белән аерылып торган. Сүз әсәрнең эчтәлегенә карап язылган декорацияләр, махсус тегелгән костюмнар, колоритлы гримнар турында бара. Җ.Фәйзи. Колоритлы картина

2) Күзгә ташланган үзенчәлеге булган, оригинальлеге белән истә кала торган. «Канатланыр чак»ның төп герое Хәлим түгел, Кафия. Әсәрнең иң җанлы, колоритлы образы әнә шул. Г.Ахунов. Кол Шәриф үзе күргән вакыйгаларның колоритлы эпизодларын теркәп калдыра. Н.Хисамов

2. рәв. мәгъ. Үзенчәлекле рәвештә, тулы итеп. Романда XIX гасыр ахыры – XX йөз башы татар һәм, гомумән, Рәсәй тормышы, төрле катлау кешеләре язмышы көнитеш детальләре аша шактый колоритлы һәм тулы сурәтләнә. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә