КОЛОРИТ и. лат. кит. 1) Сәнгать әсәрләрендә буяуларның, төсләрнең яисә авазларның барысы бергә тудырган гомуми тәэсир. Колорит салуның бик тә зәвыклы остасы буларак, ул [В.Куделькин] Идел киңлекләренең шигъриятен җанга ятышлы итеп сурәтли белә. Г.Ахунов

2) Нәрсәнең да булса үзенчәлекле, үзенә генә хас билгеләр җыелмасы. Тәрҗемәче китапның татарларга атап чыгарылуын күздә тотып, телендә ислам диненә бәйләнешле язма тел колоритын бирергә тырыша. М.Ногман. Котб таң атуны Низами сыман теге яки бу гаскәрнең җиңүе рәвешендә сынландырганда, аерым детальләргә төрки колорит бирә. Н.Хисамов. Иске Татар бистәсе Аурупа һәм Русия сәяхәтчеләрен аеруча Көнчыгыш колориты белән җәлеп итә. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә