КОЛОРА’ДО КОҢГЫЗЫ и. зоол. Яфрагашарлар семьялыгыннан, гәүдәсе озынча түгәрәк, кабарынкы, кызгылт сарыга кара буйлар төшкән корткыч бөҗәк. Дөньяда гел бәрәңге белән генә яши ала торган ике җан иясе бар: берсе аның – тулай торак буйдак-сазамаклары, икенчесе – колорадо коңгызы... К.Кәримов. Каршыга килгән җәяүле бер абзый аңлата: колхозның бәрәңге басуыннан авылга кайтучы коңгызлар бу, ди. Колорадо коңгызы. М.Мәһдиев |