КОЛО’ННА и. лат. 1) Йорт архитектурасында терәү хезмәтен үтәгән төрле рәвештәге багана. Болдыр баскычының ике ягындагы йомры колонна сыман баганалар бу йортка үзенә күрә бер затлы үзенчәлек биреп тора иде. Г.Бәширов. Бу тирәдә күпчелеге ике-өч катлы өйләр булып, шулар эченнән институт бинасы гына берүзе калкып, фасадындагы колонналары үрә басып тора иде. Х.Сарьян. Колонналар өстендәге рим цифрлары бу бинаның унтугызынчы йөз азакларында корылуын әйтәләр. Г.Әпсәләмов

2) Бер-бер артлы тезелгән кешеләр яисә хәрәкәттәге машиналар сафы. Иң элек, озын һәм киң колонналарга тезелеп, тавыш-тынсыз, музыкасыз һәм җырсыз җәяүлеләр чыга башлады. Г.Бәширов. Колхозларга һәр ел урак өстендә, Уфаданмы, Эстәрлетамактанмы колоннасы белән машина килеп, иген ташырга ярдәм итәләр. Х.Сарьян. Алафузов заводы эшчеләре колонналары белән бергә шәһәр думасына Гафур да килде. Г.Шәрипова

3) Бер-бер артлы тезелгән хәрби әсирләр, хезмәткәрләр, хәрби отрядлар сафы. Ул колоннаның башында Тозтүбә отряды бара. Ш.Усманов. Якушев алдан үзе бара, кызу атлый, вакыт-вакыт колонна сузыла, арттагыларга усал команда яңгырый. М.Мәһдиев. Колонна артык зурайганга күрә, үз хәлләренә җитәрлек ышанмаган әсирләр, колонна туктауга карамастан, баруларын дәвам итеп, колония алдына ашыктылар. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә