КОЛО’НКА и. рус 1) Торбалардан килгән сыеклыкны агызып алу өчен эшләнгән торбасыман вертикаль җайланма. Икенче кыз аңа: Кулына бидрә тоттырасың да колонка юлын күрсәтәсең. Х.Сарьян. Мин әйтәм, әрәмәлекне сөреп ташлыйбыз икән, берьюлы ике куян атабыз: бердән, авылга колонкалар кертәбез, икенчедән, ырым-шырымнан котылабыз. Г.Бәширов. Колонка кырыенда туктап алдык, әти битен-кулларын юды. Р.Низамиев

2) Суны газ яки электр энергиясе белән җылыту өчен эшләнгән җайланма. Чырага ут төртеп газ колонкасын кабызып җибәрәсең дә, ярты сәгатьтән өең май кебек җылына. Х.Ширмән

3) Автотранспортка ягулык бирү өчен ясалган махсус җайланма. Бензин салырга дип, колонкалар тирәсенә машиналар тезелешеп киткән. К.Кәримов

4) Газет-журналлардагы буй-буй текстлар; багана. Җирле популяр интернет газеталарының берсендә танылган журналистның авторлык колонкасы әлеге мәкаләм өчен көтелмәгән сәбәп булды. Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә