КОЛО’НИЯ и. лат. 1) тар. Борынгы Рим империясендә колоннар күчереп утыртылган җир, урын; колоннар яшәгән төбәк. Борынгы Греция тарихы аерым шәһәр-дәүләтләр арасында, метрополияләр белән колонияләр арасында барган сугышлар белән тула. Политэкономия

2) Икенче бер дәүләт тарафыннан басып алынган ил, аерым территория. [Гафури] Европа империализмы тарафыннан таланучы Көнчыгыш колония халыкларының хәлләрен сурәтли. М.Җәлил. Алтынчы ай инде французларның Төньяк Африкадагы колонияләрен тоташтыру өчен ясалган Әлҗәзаир – Фас тимер юлы өзлексез гаскәр ташый. Ш.Усманов. Россия тарихында «колония», «яулап алу» кебек төшенчәләрне табу кыен; анда «яңа җирләрне үзләштерү», «кушу» кебек тәгъбирләргә өстенлек бирелә. Ә.Рәшит

3) Икенче дәүләттән, илдән күчеп килгән кешеләр бергәләп яши торган урын (авыл, шәһәрчек, квартал). Болгар дәүләтенең шәһәрләрендә хәтта кечкенә рус колонияләре дә була. Казан утлары

4) Чит илдә яшәүче якташлар берләшмәсе. Менә шундый борчулы, шомлы бер вакытта Финляндия татарларының аксакаллары бердәнбер хакыйкый юл сайлыйлар: ят илдәге якташларны берләштереп, мөстәкыйль дини-милли колония булып яшәргә хезмәт итүче җәмгыять коралар. Казан утлары

5) Нинди дә булса бер ягы белән халык массасыннан аерылып торган кешеләр өчен махсус төзелгән торак урыны. Махаулылар колониясе

6) Җинаятьче-тоткыннар яши һәм эшли торган кырыс режимлы урын. Таныклыкта болай диелгән: мин, ягъни Гыйльман Кадыйр улы, 1920 нче елдан алып 1928 нче елга кадәр хезмәт колониясендә тәрбияләнгәнмен. Н.Дәүли. Хөкем карарын үтәү өчен, әдипне [Садри Җәләл] Ак диңгез – Балтыйк каналы төзелешенә, хезмәт колониясенә җибәрәләр. Р.Мостафин. Гомәрне ниндидер кырыс режимлы колониягәме, «хезмәт белән төзәтү» лагеренамы хөкем итәләр. Р.Әмирхан

7) биол. Күпләп бер тирәгә тупланып, җыйналып үсә-яши торган үсемлек яки җанварлар төркеме (күче һ.б). Ә хәзер колхозның амбары-келәте тулы, өйалды тулы икмәк, күселәр анда колония-колония булып яшиләр. М.Мәһдиев. Сөркә коры тау битләрендә, колонияләргә тупланып, тирән өннәрдә яши. Зоология. Тегермән астында, буа кырыендагы субайлар, тал тамырлары арасында сусарлар колония коралар. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә