КОЛОНИСТ и. лат. 1) Кеше яшәми торган урынга килеп яңа җир үзләштерүче. Жюль Вернның «Серле утрау» исемле романындагы Линкольн утравында ялгыз яшәргә дучар ителгән колонистлар да --- бернәрсә белән дә авырмыйлар. Н.Верзилин. Голландиянең хорафатчыл колонистларына бик күп коточыргыч хәлләр кичерергә туры килгән. Кызыклы физиология

2) Колониядә (3 мәгъ.) торучы (яшәүче). Колонистлар Рәсәй туфрагына тамыр җибәргән якташларыннан --- һәрвакыт таяныч табалар иде. К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә