КОЛОНИАЛЬ с. 1) Колониягә әверелдерелгән, колония хәлендәге. Колониаль һәм ярымколониаль хәлдә яшәгән төрки телле халыклар арасында бу хәрәкәт [мәгърифәтчелек, азатлык идеяләре] исә бик зәгыйфь иде. Х.Хисмәтуллин. Колониаль илләр. Колониаль территорияләр. Колониаль биләмәләр

2) Колониализмга караган, колониализмга бәйләнешле. Колониаль яулап алу сугышларына катнашучы солдатлар да үзләренең кеше үтерүче, җимерүче икәнлекләрен аңлый алмаганнар. М.Юныс. Әмма патша самодержавиесенең колониаль политикасын тормышка ашыручылар Казан татарлары арасында барган бу прогрессив башлангычларны системалы рәвештә тыеп киләләр. Октябрьгә кадәрге татар театры. XV–XVI йөзләрдә колониаль сәясәттә үзенчәлекле юнәлеш барлыкка килде... М.Зәкиев

3) Колонияләр биләүче. Колониаль державалар

4) Колонияләрдә җитештерелгән; колония территориясендә оештырылган. Колониаль товарлар. Колониаль гаскәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә