КО’ЛОКОЛ и. рус сөйл. Металлдан коеп зур конус рәвешендә ясалган, эченә асылган теле стенасына бәрелеп, яңгыравыклы тавыш барлыкка китерә торган зур кыңгырау; чаң. Сторож колокол чукмарын нык кына иттереп ике тапкыр бәргәч тә, ялтыравыклы колокол тавышы моңлы гына озаеп чыңлап китте. Ш.Камал. Бөтен вокзал өстенә икене бәргән җиз колокол тавышы тарала. Г.Минский |