КОЛО’ДКА и. рус 1) Аяк киемнәре теккәндә, эшләгәндә кулланыла торган, аяк табанына охшатып агачтан ясалган форма; аяк киеме калыбы 2) махс. Корыч һ.б. металларны эретеп коюда кулланыла торган форма 3) Ике аягы да булмаган кешенең куллары белән таянып хәрәкәт итүе өчен җайланган агач шакмак 4) Элекке заманда тоткыннарның, кулга алынган кешеләрнең аяк-кулларына яки муеннарына кидерә торган зур агач богау. Картның муенына агач колодка киерткәннәр. Г.Әпсәләмов 5) Күкрәккә орден тасмалары тагып йөртү өчен махсус эшләнгән планка. Иван дәдәнең күкрәгендә орден-медаль колодкалары байтак, элемтәче булган. М.Мәһдиев 6) Тормоз шкифы яки тәгәрмәч тугымы янына хәрәкәтне тоткарлау яки булдырмау өчен кыстырып куела торган, билгеле бер калыпта махсус эшләнгән агач яки тимер башмак |