КОЛМАК и. 1) Киндерчәләр семьялыгыннан, кайбер культуралы төрләре сыра кайнатуда, икмәк пешерүдә, медицина һәм парфюмериядә кулланыла торган икеөйле үрмәле үсемлек. --- Ярларында таллар, уем-уем зирек агачлары үсә, зирекләрне иркәләп колмаклар чорный, колмак араларында сандугачлар өзмәс сайрый. А.Гыйләҗев. Гаҗәп зур алсу роза чәчәкләре арасындагы колмак сабагыдай сыгылмалы яшел сызыклар аңа бормаланып беткән тоташ бер юлны хәтерләтә. А.Сафин. Егетнең тәне җилдән җитез, колмактан җиңел. Ә теле менә нигәдер авыр. Г.Бәширов 2) Шул үсемлекнең нарат күркәсе сыман яшькелт сары төстәге чәчәге. [Тракторчы:] Колмак салып, сарымсак салып ясалган сыра --- бар. М.Гали. --- Андагы җиләк-җимешне бетергәнче җыю мөмкин булмагандыр. Шомырт яки балан җыйсаң – чиләкләп, колмак дисәң – капчыклап… М.Әмир. Әдрән белән минем алда да колмак чүбе йөзеп йөргән кызгылт бал тора иде. Х.Сарьян |