КОЛЛЫК и. 1) Кол булу. Коллыгыңа риза булмау 2) Колбиләүчелеккә нигезләнгән иҗтимагый-сәяси корылыш. Испаннар, колонияләрдә индеецларның җирләрен тартып алып, үзара бүлешәләр, җирле халык коллыкка төшерелә. Урта гасырлар тарихы 3) дини Бәндәлек, бәндәчелек, Алланың колы булу сыйфаты 4) күч. Иҗтимагый һәм сәяси яктан бәйлелек, буйсынучанлык, мөстәкыйльсезлек. Вахит «кяфер» коллыгында йөреп, --- укулар яңартып, бер авылга мулла булып, матур гына кызга өйләнүен уйлап, күңелен баса иде. З.Һади. Кем нәрсә турында гына язмасын, М.Мәһдиев кыйбласына тугрылыклы, халкыбызда ирекле яшәү рухын тергезү, аны коллык психологиясеннән арындыру, телен саклау өчен, мәгърифәтле, олы җанлы зыялылар кирәклекне үзәктә тота. Т.Галиуллин. --- Ә без, кешеләр, коллык-әсирлекнең теләсә нинди формасына каршы. Нәкышле коллык – барыбер коллык. А.Тимергалин 5) күч. Бәйле булу хәле. «Зыялы кешеләр рәтенә басу өчен, миңа үземнән коллыкны тамчылап чыгарырга туры килде», – дип язган Чехов. Т.Галиуллин. Караңгылык, коллык, ярлылыклар безнең бабайларны изгәннәр. И.Хәйруллин. Төп максатларның берсе буларак, халкыбызга гасырлар дәвамында сеңдерелә килгән коллык, куркаклык психологиясен җиңү, яшьләрнең аң кимәлен үстерү торды. Казан утлары |