КОЛЛИ’ЗИЯ и. . лат. 1) Яшәештә, тормышта һәм фикерләүдә хәл ителмәстәй булган каршылыклы хәл 2) әд. Әдәби әсәрдә сурәтләнгән характерларда чагылган теләк-омтылышларның, мәнфәгатьләрнең бәрелеше, шәхес белән тирәлек арасында яисә геройның үз күңелендә туган каршылык. Ш.Камал әсәрләрендә яратып бирелгән коллизияләрнең бере – хыял белән хакыйкатьнең бәрелеше. Г.Нигъмәти. Әсәрнең нигезенә Кырым – Польша мөнәсәбәтләренә кагылышлы коллизия салынган. Н.Хисамов. Бәетләрнең бер өлешендә иҗтимагый тормыш белән бәйле коллизияләрне һәм социаль төсмерләрне күрү кыен түгел. Татар халык иҗаты 2) физ. Көтелмәгән зур көч белән бәрелешү яки очрашу процессы |