КОЛЛЕ’КТОР и. лат. 1) Нәрсәне дә булса җыю, туплау һәм бүлеп тарату белән шөгыльләнә торган оешма. Китапханә коллекторы // Тәрбиячесез калган балаларны балалар йортларына тарату учреждениесе 2) Нинди дә булса үрнәкләр, өлгеләр җыя, саклый һәм тасвирлап, тәртипкә салып баручы хезмәткәр 3) тех. Төрле торбалардан, каналлардан, юллыклардан килгән газ яисә сыеклыкларны җыеп, берәр якка җибәрү өчен төзелгән канал яки торба; җыйгыч торба. Суыткыч коллектор. Яңгыр сулары коллекторы 4) тех. Ток юнәлешен автомат рәвештә үзгәртеп торучы җайланма |