КОЛЛЕКТИВИЗМ и. рус Шәхси мәнфәгатьләрне иҗтимагый мәнфәгатьләргә буйсындыруга нигезләнгән хезмәттәшлек, үзара ярдәмләшүчелек. --- футбол уеннарында бердәмлек рухы, коллективизм сеңеп өлгергән малай актив рәвештә Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа кысасыннан ычкынып маташа иде инде. А.Гыйләҗев. Гомумән, ул чорда аерымлыкны, кабатланмасны ачуга караганда, уртаклыкны, коллективизм сызыкларын эзләү мәртәбәлерәк саналды. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә