КОЛЛЕКТИВ и. лат. 1. Уртак максатлар һәм уртак эшчәнлек нигезендә берләшкән кешеләр төркеме. Ничектер тиз арада гына ул зур коллективның күзгә күренгән бер кешесе булды да китте. А.Гыйләҗев. Владимир Әлмәттә чакта бораулаучылар коллективы эчендә кайнап, аларның балалары белән аеруча дус булып яшәде. Ә.Маликов. Нәҗип дәмелла җитәкләгән кызлар мәктәп-мәдрәсәләрендә заманы өчен зур гына педагогик коллектив туплана. Р.Әмирхан

2. с. мәгъ. 1) Уртак, гомуми. Коллектив йөкләмә. Коллектив шартнамә

2) Күмәк көч белән башкарылган. Һәм Хәлиулла, бичара, мондый коллектив һөҗүмгә түзә алмый, үкереп елап җибәрә һәм өенә кайтып китә. М.Мәһдиев. Безгә бүгенге сөйләшү нигезендә «Советская Татария» һәм «Социалистик Татарстан» газеталарына коллектив хат язарга кирәктер. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә