КО’ЛЛЕДЖ и. ингл. Бөекбритания, Америка һ.б.ш. кайбер илләрдә югары яки урта, хәзерге Россиядә бары урта белем бирә торган уку йорты. Моннан биш-алты ел элек, колледжда укыган чакта, алар аерылмас дуслар иде. Колледжны тәмамлагач, аларның юллары аерылды. А.Тимергалин. Оренбургның мәшһүр сәүдәгәре Әхмәд Хөсәенов аеруча зиһенле шәкертләрне үз хисабына Төркиянең Бәйбурт шәһәрендәге махсус американ колледжына укырга җибәрә торган була. Р.Әмирхан. Бүген алар колледжда алдынгылар рәтендә. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә