КОЛЛЕ’ГИЯ и. лат. 1) Карар чыгару органы буларак вакытлыча билгеләнгән белгечләр төркеме. Ниһаять, аны [Ибраһим Әмирханны] ТАССР Главсуды һәм Наркомюст коллегиясе әгъзасы итеп раслау турында карар кабул ителә. Р.Әмирхан. Кичә ул коллегия утырышыннан төнге уникенче яртыда гына кайтты. А.Шамов. Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе

2) Киңәшләшү һәм идарә итү органы буларак кайбер профессия кешеләре берләшмәсе. Казанда үткәрелгән Бөтенроссия мөселман укытучыларының съездында Татарстанда беренче гыйльми оешма – Гыйльми һәйәт (фәнни коллегия) сайланып, аның каршында төрле бүлекләр оеша. В.Хаков. Адвокатлар коллегиясе. Суд коллегиясе

3) тар. Россиядә XVIII гасырда үзәк идарә. Тышкы эшләр коллегиясе. Хәрби коллегия

4) Көнбатыш Европа илләрендә һәм революциягә кадәр Россиядә кайбер уку йортларының бер төре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә