КОЛЛЕ’ГА и. лат. 1) Эш, уку, профессия буенча иптәш; хезмәттәш. Коллегам минем үз-үземне тотышымда явыз ниятнең сизелмәвен --- күргәч, тынычланды. Т.Галиуллин. Карташевский немец коллегаларны көч-хәл белән генә тынычландыра алды. Җ.Тәрҗеман. [Яңгура:] Рәхмәт сезгә, Әбүзәр Гиреевич. Коллегалар алдында сез мине күтәрдегез дә, канатландырдыгыз да. Г.Әпсәләмов

2) Кәсептәш, һөнәрдәш. Фотографның төшеме мин хыялланганча түгел. Казан тирәсендә минем коллегалар көненә иллешәрне сугалар. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә