КОЛГА и. 1) Гадәттә вертикаль утыртып куелган озын шома багана. Мәйдан уртасында озын колга утыртканнар, колга тирәсендә өсләренә яңа бишмәт кигән --- куштаннар тулгана иде. М.Галәү. Колга башында сөлге-тастымал, метр-метр ситсылар, өр-яңа баш яулыклары җилдә җилферди-җилферди арып беткәннәр дә колгага уралып тынып калганнар. Ф.Хөсни. Мактанчык әтәч колгасын селкетеп канатларын шапылдатты да тагын шәрран ярды. М.Мәһдиев

2) спорт. Сыгылмалы озын таяк формасындагы спорт снаряды. Колга белән сикерү

3) диал. Кое сиртмәсе

4) диал. Каба агачы

5) диал. Камыл

6) Түшәмгә якын итеп горизонталь урнаштырылган агач. Колгада апамның кыек яулыгы-косынкасы эленеп тора. Г.Якупова // диал. Киштә. --- Габдулла кинәнеп кулын җәеп җибәрде, киерелеп алганда, колгадагы себеркеләргә орынды. Ә.Гаффар

7) күч. гади. с. Нәзек, озын буйлы кеше турында. Чабатачы кылый Хәбетдиннең өлкән кызы Колга Көмешбикәне егерме алты яшенә тикле соратучы да, юатучы да табылмады. М.Кәрим

Колга буйлы к. колга (7 мәгъ.). – Безнең бөтенебезне үп, – ди колга буйлысы, – шуннан соң, бәлки, җибәрербез. Ф.Шәфигуллин. Озын шинель кигән колга буйлы вахтёр --- наряд кенәгәсенә карандаш белән билге ясап кычкыра. И.Салахов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә