КО’ЛБИЛӘҮЧЕ и. Коллары булган, колларга хуҗа булган кеше. Аристотель, колбиләүчелек җәмгыятенең аристократиясе вәкиле буларак, сәнгатьнең тәрбияви функциясен фәкать колбиләүчеләр өчен генә дип карый. Нәфасәт. Спартакның төп көчен колларын бөек күтәрелешкә, колбиләүчеләргә каршы сугышка оештыра белүендә күрә. А.Әхмәт |