КОЛАША и. 1) Төрле хуҗалык эшләрендә кулланыла торган киң улак яки зур сай тагарак. Ашлык киптерү колашасы

2) Агачтан чокып ясалган тар һәм сай улак. Ә кайчандыр шушы авыл егете Сәлмән күзәнәкләрен ачып тирәнәйткән, колаша куеп ныгыткан чишмә көмештәй саф суы белән ничәмә-ничә еллар буе Тормыш авылы халкының, меңнәрчә юлчыларның сусавын басты, аларга көч, куәт биреп акты. А.Хәйретдинова

3) Мәет юа торган җайланма. Акчурин агай башчылык итә иде. – Барыгыз, мәетне алып керегез. Ә синең, Нигъмәтулла бабай, колашаларың-ниләрең әзерме? Х.Сарьян

4) Кисеме ярымтүгәрәк булган яки шуны хәтерләткән һәртөрле сыешлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә