КОЛАЧЛЫ с. 1) Чиксез, гадәттән тыш, чамадан тыш зур

2) Тирән эчтәлекле, күп мәсьәләләрне эченә алган, күпьяклы. --- Фаҗиганең ач күзенә карап язылган «Сөембикә»дән дә күркәмрәк рухлы, аңардан сәнгатьчә гүзәлрәк, олырак, колачлырак --- шигъри әсәрне хәтерләмим. Т.Галиуллин. Татар әдәбияты тарихында XX йөз башы нинди урын тота? Бу – бик колачлы сорау. Н.Хисамов. Югарыда аталган композиторларның колачлы һәм ялкынлы, сугышчан һәм тирән музыкасы хәзер дә дулкынландыра. Казан утлары

3) Сәләтле, киң эрудициягә ия булган. Нәҗип Җиһанов – техникум һәм консерватория аркылы системалы югары музыка белемен үзләштергән, зур культуралы, колачлы композитор. Татарстан

4) күч. Масштаблы, зур күләмле. Әсәрдә үзәк образ никадәр колачлы һәм масштаблы булса, аңа шулкадәр күбрәк «йөк» салып була. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә