КОЛАЧЛА’У ф. 1. 1) Колач эченә алу, куллар белән бөтен колач җиткәнче кочаклау. Ике кеше колачлый алмаслык имән. Кайбер токымнарның аерым кәүсәләре шактый юан була, 5–6 кеше дә аны чак кына колачлый. Физик география

2) Колач (1 мәгъ.) белән үлчәү

3) Колач салып йөзү, кроль стиле белән йөзү. Тегендә ирләрнең, киң колачлап, түгәрәк тирән ятуда йөзгәннәре күренде. Г.Ибраһимов. Дустым ай нурларыннан тукыган ялтыравыклы көмеш сукмак уртасыннан колачлап йөзеп бара иде. М.Юныс

4) күч. Үз йогынтысы астына алу, үзенең эшчәнлек даирәсенә җәлеп итү. Мин табигать кочагында яшим, аңа буйсынам, ләкин аны аң-гакылым белән колачлый алам. А.Тимергалин. Дөрес, идарә итү кыенлыклары аркасындамы, әллә башка сәбәптәнме, Аляскадан баш тартырга туры килә. Әмма колачлап булмастайны колачлау омтылышы югалмый. Ә.Рәшит

2. колачлап рәв. мәгъ. Колач чамасында. Канатларын җәйсәң, ун колачлап булыр, валлаһи… Р.Батулла

Колачлап бетерү Тәмам колачлау, тулаем, барысын да колачлау. Күрәсең, дөньялыкта һәммәсен дә колачлап бетереп булмый торгандыр. Р.Фәйзуллин

Колачлап тору Колачланган хәл кичерү; колачланган хәлдә булу. Егет имәнне колачлап тора иде

Колачлый бару Торган саен ныграк колачлау. Киресенчә, әлеге тискәре күренешләр яшәешне торган саен киңрәк колачлый барды. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә