КОЛАЧА и. 1. Төрле үлчәмдәге шакмаклардан торган ала тукыма 2. с. мәгъ. 1) Шундый тукымадан тегелгән яисә эшләнгән. Колача юрган 2) Аксыл җирән, кола төстәге. Колача аттан йөк ауды, Куышны кая артармын [төярмен]? Дастан. [Аның] өстендә колача кызыл җилән. Ф.Кәрими |