КОЛАЧ и. 1) Җәелгән ике кул очының арасы һәм шул аралыкка тигез озынлык үлчәү берәмлеге. «Э-эх!» дип бер киерелде дә, колачларын киң җәеп, имән ботаклары өстенә сузылып ятты. Р.Мөхәммәдиев. Сафа абзый ун колач озынлыктагы сумалалы чыбыркысы белән китереп сугуга --- атлар бөтенләй шаштылар. Г.Бәширов. [Насибулла абзый:] Анда бер нарат бар, ди, галимнәр шуның яшен белә алмыйлар, ди, юанлыгы сигез колач, ди. М.Мәһдиев

2) Бер-берсенә тотынган ике кул арасы; кочак (якынча күләм). Йөз яшәр наратлар шулкадәр юан: колач та җитми. А.Тимергалин. Мәктәпнең стеналары калын: метр гына җитми, колач кирәк. Х.Сарьян. Син агачның юанлыгына кара: ничә кеше колачы җитәр икән. А.Расих

3) Кошларда, бөҗәкләрдә очу органы; канат. Якыннан шул вакытта узды Лачын, җәеп, селкеп канат атлы колачын. Г.Тукай. Менә ул [торна] авыл читендәге башы көйгән каен турысында әйләнә башлады, Ахиярга аның колач кагуыннан чыккан һава тавышы ишетелде. М.Мәһдиев

4) Билгеле бер вакыт эчендәге хәрәкәтнең киңлеге, зурлыгы, амплитуда. Тавыш югары булган саен, тирбәнү ешлыгы зуррак була, ә тавышның көче тирбәнү колачы артуга бәйле. Биология. Тавыш дулкыннары өзлексез рәвештә көчле тәэсир иткәндә, колак пәрдәсе зур колач белән тирбәлә. Анатомия

5) Зурлык, зур күләмлелек, масштаблылык. Стадионның мәһабәтлеге, колачы, аеруча панорамасы ошады Мансурга. Г.Әпсәләмов. Кемнәрдер мактаса, кызлар-егетләр арасында аны үртәүчеләр дә булды. Нияз Хисамовның «Исәнме, туган җир» картинасы күңелләрне үзенең мәһабәт колачы һәм лирик кайнарлыгы белән җәлеп итте. И.Бәширов

6) күч. Нинди дә булса масштаблы эшнең, эшчәнлекнең күләме, зурлыгы. Халык сугышы тулы колач алды. Н.Коробков. Чөнки бу эшләр тормышның бүгенге колачы белән чагыштырганда бик вак, әһәмиятсез иде. Ф.Садриев. Эшчәнлек киңлеге, киң җәелеш. Башка халыклардан үзгәлек, өстенлек хисе гаҗәеп эзлеклелек һәм колач белән таратылды. Ә.Рәшит

7) 2,5 м3 яки 4 м3 га тигез утын үлчәү берәмлеге. Вәлитдиннәрнең иңе-буе бер колач кына өйләре – безнең төп төягебез ул. М.Кәрим

Колач алу Еракларга җәелү, киң таралыш табу. Ул көннәрдә матбугат битләрендә Сталинны Ленинның бердәнбер варисы, иң якын һәм ышанычлы көрәштәше итеп күрсәтү кампаниясе аеруча зур колач алган иде. Р.Мөхәммәдиев. Болгар дәүләте төзелгәч (X–XI йөзләр), керамик материаллар һәм әйберләр эшләү киң колач алган. Төзү материаллары. Колач җәеп 1) Ике кулны ике якка ташлап. Ике кулы гүя ике канат иде аның шул мизгелдә, колачын киң җәеп трибунаның як-ягына таянган да, менә-менә алга ыргылырга, очарга җыена диярсең. Р.Мөхәммәдиев; 2) Шатланып, бик теләп, ихласлык күрсәтеп; 3) Иркенләп, тулы көчкә. --- Еш кына егет шул нур эчендә колач җәеп йөзә --- һәм нәкъ шул мизгелдә уянып китә. М.Мәһдиев. Колач җәю 1) Бар мөмкинлегенә киң җәелеп хәрәкәт итү. Буйсынырга ләкин теләмәгәч, Идел ташып җәйгән колачын. Н.Арсланов. Культура революциясе --- бездә киң колач җәйде. Г.Бәширов; 2) Таланты ачылу, шәхси табигый сәләтен киң җәелдерү. Казанга килгәч, Тукайның шагыйрьлек таланты тагын да киң колач җәйде. Н.Исәнбәт; 3) Нинди дә булса эшне киң планда алып бару, башкару. Әхмәт байның капиталы Идел, Җаек буйларын, казак далаларын тарсынып, Германия базарларына да колачын җәя башлады. К.Тинчурин.Колач җитмәс к. колач җитмәслек. Колач җитмәс җәеннәр, төпкелдән чыгып, муеннарын сузып торалар. М.Кәрим. Колач җитмәслек 1) Кочакка сыймый торган бик юан, зур диаметрлы. Идрис чынлап та «аяклы энциклопедия» икән, аның мәгълүматына Әлфиянең генә колачы җитмәле түгел икән! Х.Сарьян. Колач җитмәслек әзмәвердәй агач, дөнья белән бәхилләшеп, бөтерелә-бөтерелә, гөрселдәп ауды. М.Галиев. Гаҗәеп зур ябалдашлы, колач җитмәслек юан нарат кына, җил-давылларның берсенә дә бирешмичә, горур басып тора. Казан утлары; 2) Зур күләмле, масштаблы. Мусаның яшьлек дуслары --- һәм гомумән авыл халкы яшь Мусаның кыю һәм колач җитмәслек эш алып баруын сокланып сөйлиләр. Г.Кашшаф. Колач салып (ташлап) Бар көченә, колачын җәеп җибәреп, киң хәрәкәтләр белән. Колач салып йөзеп киттек, Диңгезләр киң димәдек. Р.Хәлиуллина. Колач салып йөзгәненә, балыктай хәрәкәтләнгәненә сокланып-көнләшеп караган иптәшләре аны куып җитү турында хыяллана да алмыйлар хәтта. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә