КОЛАКЧЫНЛЫ с. 1) Колакчыны булган, колакчынлап тегелгән. Ишектән, үзе белән салкын өермә ияртеп, каеры тун кигән, колакчынлы бүреген төшергән өлкән яшьтәге агай килеп керде. Р.Мөхәммәдиев. Вилдан сыңар колакчынлы кешегә тиз генә папирос сузды. --- Председатель сыңар колакчынлы агайны әрләгән булды. Г.Толымбай

2) Колакчын (2 мәгъ.) кигән. --- болар тирәсендә шаулап йөргән колакчынлы казаклар, яшьләр, картлар нидер көтеп, сабырсызлык белән шаулашалар иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә