КОЛАКЧЫН и. 1. 1) Баш киеменең (мәс., бүрекнең) колакны каплый торган махсус өлеше 2) сөйл. Колаклы бүрек. Яңа колакчын булды дип, искесен утка якма. Мәкаль. Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын иде. Г.Ибраһимов 3) Радио, телефон кебек аппаратларда колакка киелә яки куела торган тыңлау приборы, наушник. Гайнан, иң кырыйдагы кечкенә тәрәзәгә килеп, яшел яулыгы өстеннән башына телефон колакчыны элгән бер хатынга дәште. Г.Бәширов 2. с. мәгъ. Колакчыны булган. --- ә Зөфәр утны сүндерде дә, чишенеп --- толып җәйгән һәм зур колакчын мендәр салган идәнгә сузылды. Ә.Еники. Камерага атылып ике хәрби кеше керде. Башларында өр-яңа колакчын бүрекләр. И.Салахов. Ул колакчын бүреген салып, селеккәләп, буранда кунган карны авырулар өстенә чәчте. Казан утлары |