КОЛАКСЫЗ с. 1) Колагы юк, колагы булмаган; колагы төшкән. Сукыр, аксак, тешсез, колаксыз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Ватаным Татарстан. Колаксыз чиләк. Колаксыз кәстрүл 2) сөйл. Бөтенләй ишетми торган, саңгырау. Күпме гомер калгандыр инде, моңа кадәр ишетмичә яшәдем, моннан соң да «колаксыз» килеш яшәрмен әле дип, Казанга барудан баш тарттым. Ватаным Татарстан |